Илсур Һадиуллин: Татарстан укучылары чит телләр белән кызыксыналар

2024 елның 7 июне, җомга

Бу хакта журналистларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Ел саен БДИ катнашучыларының 20%ка якыны чит телләр буенча имтихан тапшыра, дип билгеләп үтте Һадиуллин.

Ул ачыклык керткәнчә, БДИның чит телләр буенча телдән өлеше, кытай теленнән имтиханнан тыш, 17 минут дәвам итә, кытай теленә 14 минут бирелгән.

Быел инглиз теленнән имтиханны 1991 чыгарылыш сыйныф укучысы , немец теле буенча 12 укучы, француз теленнән 11 укучы тапшырачак. Узган ел инглиз телен 1884 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, немец телен - 11, француз телен - 14.

Бүген БДИның телдән өлешен инглиз теле буенча 456 кеше тапшырды, ә тагын дүртесе - немец теле буенча.

Имтихан эше компьютерда башкарыла, колакчалар һәм микрофон кулланыла.Укучылар язма өлешен 11 июньдә тапшырачак. Имтихан 3 сәгать 10 минут дәвам итәчәк, кытай телендә - 3 сәгать каралган.

Чит телләр буенча БДИ нәтиҗәләре, телдән һәм язма өлешне дә кертеп, 26 июньгә кадәр расланачак. Әлеге имтихан буенча минималь балл 22 тәшкил итә.

Чит тел буенча БДИ ны теләгән укучылар 4 һәм 5 июльдә яңадан бирә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International