Татарстанда 159 чыгарылыш сыйныф укучысы өч фәненнән БДИны йөз баллга тапшырган

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 8 нче гимназиясендә имтихан үткәрү пунктына барганда хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, БДИда иң күп балл җыючылар әдәбият буенча - 107 укучы. 2023 елда бу предмет буенча 65 кеше булган . Химия буенча БДИда 49 унберенче сыйныф укучысы югары нәтиҗәләр алды, узган ел алар 26 иде.  Географияне йөз баллга  өч укучы тапшырган, ә былтыр  ике булган .

Татарстанда быел кытай теленнән БДИ сайлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан дип хәбәр итә,  "Татар-информ".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International