Казанда, 20 нче гимназия фасадында, шагыйрьнең тууына 225 ел тулу уңаеннан рус классигы Александр Пушкинның портреты пәйда булачак.
Автор фигурасы янәшәсендә бүгенге Казанның тарихи символы буларак Спас манарасын ясыйлар. Рәсем татар һәм рус орнаментлары белән бизәләчәк.
Идеянең инициаторы мәктәп директоры Максим Николаев, эскизны мәгариф учреждениесе укучылары белән бергә сайладылар. Арт-объектны элеккеге гимназия укучылары - абыйлы-энеле Сергей һәм Даниил Сергеевлар ясаячак.
Хәзер рәссамнар контурлар чыгара - мондый эшләр төнлә генә үткәрелә, чөнки диварга проектордан рәсемнәр чыгарыла.