Татарстан Фәннәр академиясе сентябрьдә галимнәр өчен грант ярдәмен эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу хакта әлеге оешманың вице-президенты Марат Сафиуллин Евразия интеграциясенең V Казан халыкара конгрессында хәбәр итте.
Сафиуллин искә төшергәнчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 нче Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Аның сүзләренә караганда, республиканың фәнни-технологик үсеш программасы өстәмә финанслау алган.
Евразия интеграциясенең Казан халыкара конгрессының эше 14 июньдә дәвам итәчәк. Анда Евразия интеграциясе процессларын киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышалар.