Ниһаять, сугыш алдыннан ул урта мәктәп итеп үзгәртелә. Беренче директоры Лазарев Александр Федорович – Хуҗа Хәсән авылыннан. Мин әле яшүсмер чакта ук “Внимание, Ковпак” дигән китап укыган идем. Партизан берләшмәләре турында ул. Шул китапта язылган иң зур партизан берләшмәсенең комиссары якташыбыз Лазарев була. Сугышка ул директор булып эшләгән җиреннән китә, анда да әнә нинди күренекле шәхес булып күтәрелә. Сугыштан соң Александр Федорович Подберезье районына кайта, анда мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Гомумән, Кайбыч мәктәбендә директор булып исемнәре бүгенгәчә телдән төшмәгән затлар эшләгән. Солтанбековны әлегәчә искә алалар. Аны Федоров дигән директор алыштыра. Ул Кайбычка 1955 елларда Арыслан мәктәбеннән килә. Ике елдан аны райком секретаре итеп алалар. Аннан “Советская Татария” газетасына редактор итеп куялар. Федоров әле исән, Санкт-Петербург янындагы Гатчино шәһәрендә яши, 92 яшендә. Улы – Гатчинода урнашкан атом-төш институтында атаклы галим. Кызганыч, алар бүгенге бәйрәмгә кайта алмады.
Кунакларны мәктәп яңарып, матурланып, төзекләнеп каршылады: бер ел элек кенә капиталь ремонт төгәлләнгән. Кайбыч халкы ремонт өчен 70 миллион сум акча бүлеп биргән Татарстан Президентына рәхмәт укый – шәһәр мәктәпләре белән бер дәрәҗәдә торырлык уку йортына әйләнгән ул хәзер. Компьютер сыйныфлары да, интерактив такталары да – барысы да бар. Ә менә мәктәп эчендәге һәм тирә-юнендәге чәчәк “диңгезе” (матурлыгы көзгә дә калган!) – монысы бары тик аларда гына!