"Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрьдә узачак

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрь көнне Г.Камал ис. татар дәүләт театрының кече залында үтәчәк, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.
Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп, барлыгы 73 гариза килгән иде, 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булды.
Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашты. Экспертлар бәйгенең финалына 34 интернет-проектны тәкъдим итте. Алар "Укытучы - җәүһәр", "Укучы - җәүһәр", "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр", "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинацияләрдә бәяләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International