Казанда баскетбол буенча Россия кубогына коляскадагы инвалидлар арасында ачык ярышлар узачак

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
18 нән 22-нче октябрьгә кадәр Казанда бишенче тапкыр баскетбол буенча Россия кубогына коляскадагы инвалидлар арасында ачык ярышлар узачак.
19-21 октябрь көннәрендә ярышлар “УНИКС” баскетбол клубының Васильево бистәсендәге уку-тренировка үзәгендә үтә.
Ә финал уеннары 21 октябрь көнне 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр “Баскет-Холл” бинасында (Спартак урамы, 1 йорт) булачак.
Баскетбол яратучыларның барысында финал ярышларын тамаша кылырга көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International