Казан укучысы Полина Романенко БДИда 398 балл җыйды

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Казанның 18 нче мәктәбен тәмамлаган Полина Романенко дүрт фән буенча бердәм дәүләт имтиханында 398 балл җыйды. Ул рус теле, тарих һәм әдәбиятны 100 баллга, ә инглиз телен - 98 баллга тапшырды.

"Булачак чыгарылыш укучыларына барыннан да түземлек һәм үҗәтлек телим. 11 нче сыйныфта нәкъ менә шул - уңыш нигезе. Шуны аңларга кирәк, ни өчен сез моны эшлисез, максат куеп, аңа ирешергә кирәк. Сезгә барысы да файдасыз кебек тоелыр, ышаныгыз, барысы да барып чыгачак! Сезгә уңышлар һәм үҗәтлек телим, чөнки зур талант хезмәт сөючәнлекне таләп итә», - диде Полина Романенко, аның сүзләрен Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе китерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International