1 октябрьдән башлап Казанның ИТ-паркында Google һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Татарстан. Алга” партнёрлык программасы старт ала

2013 елның 11 октябре, җомга
1 октябрьдән башлап Казанның ИТ-паркында Google һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Татарстан. Алга” партнёрлык программасы старт ала. Бу – “Вперёд вместе с Google” мәгариф инициативасының Россия регионнарында Интернет-технологияләр һәм кулланучыларның мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлтелгән беренче күләмле этабы.
1-13 октябрь көннәрне Казанда бизнес-семинарлар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен лекцияләр, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен программалар һәм программа төзүчеләр өчен конференцияләр үткәреләчәк.
Чарада инде 150 дән артык укучы, 200 дән артык Казан вузлары студентлары, 300 гә якын республика укытучылары катнашты.
Чаралар турында тулырак мәгълүмат: http://vpered.withgoogle.com/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International