Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Япон егете татар теле белгече булырга әзерләнә
2013 елның 11 октябре, җомга
Юта Хишияма 13 миллионга якын кешесе булган Япониянең башкаласында яши. Россия турында да мәгълүматлары аз булган японнар арасында татар телен өйрәнүче кеше барлыгына күпләр шикләнебрәк карый.
Токио чит телләр университетының төрек бүлеге аспирантурасында белем алучы япон егете үзлегеннән татар телен өйрәнә. Кайбер милләттәшләребез кирәк дип тапмаган телдә Юта иркен аралаша да, укый-яза да белә.
Телгә татар моңы аша килгән япон егете галим булырга әзерләнә. Киләчәген нәкъ менә безнең телгә бәйләргә ниятләгән ул. Аспирантурадагы фәнни хезмәтен дә татар әдәби теленең орфографиясен өйрәнүгә багышлаган. Шуңа да ул татарлар тормышы, көнкүреше, мәдәнияты белән якыннанрак танышу өчен Татарстанда килде, Казанда тел галимнәребезнең хезмәтләре, татар язучыларның китаплары белән танышты. Фәнни эшчәнлегендә кирәк басмаларны үзе белән Япониягә алып китте.
- Татар әдәби теленең орфографиясендә кайбер катлаулы кагыйдәләр бар. Мәсәлән, башкорт телендә “ҡәнәғәт” дип языла торган сүз татар телендә “канәгать” дип языла, “бәгырь” сүзенә сузык авазлардан башланган кушымчалар (мәсәлән монда “-е” кушымчасы) ялганганда, “бәгъре” дип языла. Татар телен өйрәнгәндә, шундый кагыйдәләр белән бик кызыксынып киттем. Нигә шулай икәнен беләсем килде. Бу хакта тирәнрәк мәгълүмат алырга телим. Узган елгы диплом эшем татар теленең орфографиясе хакында булды. Ә хәзер инде орфографияне генә түгел, татар теленең башка якларын да өйрәнергә ниятләп торам. Киләчәктә татар һәм башкорт теле белгече булып университетта эшлисем килә. Татар теле японныкына охшаш. Аеруча грамматика төзелеше бик якын дип уйлыйм. Япон һәм татар җырларының аһәңнәре хакында әйтәсе дә юк инде, - ди Юта Хишияма.
Ютаның бабасы Икенче дөнья сугышы беткәндә хәзерге Төньяк Корея җирендә булган. Алар Совет гаскәре тарафыннан тоткарланып, Себердәге лагерьләргә юлланган була. Биш ел авыр хезмәттә булган бабай, лагерь хезмәткәрләре арасында төрле милләт кешеләре булганын һәм алар арасында татарлар очравын оныгына да әйтә. Бүгенге көндә Япониянең бер авылында гомер итүче 91 яшьлек япон бабае күңелендә татарлар үзенчәлекле милләт буларак истә калган икән.
Юта татар теле серләренә тагы да ныграк төшенер өчен Казанга укырга килергә теләвен белдерә. Татарстанга булган сәфәрендә башкалабызны яратып кабул итүен дә яшерми егет.
- Бу сәяхәт минем өчен чит илгә беренче сәяхәт булгач, Татарстанда барсы да кызыклы һәм шаккаттыргыч булды. Казанга килеп төшкәч тә, сездә Токио белән чагыштырганда салкынрак, ләкин һава күпкә чистарак икәнен сиздем. Ашауга килгәндә, татар ризыкларының бик тәмле икәненә шаккаттым, аеруча чәк-чәк ошады миңа. Дусларым белән япон рестораныда да булдык. Сездә сушины да Япониядагы кебек тәмле итеп әзерлиләр.
Казанның Япониядән аермалы яклары да күзгә ташланды. Мәсәлән, бездә машиналар сул якта йөри, сездә исә - уң якта. Казанда машиналар тизрәк йөри, светофорлар азрак, метро станцияләре караңгырак. Матур өйләр һәм биналар исә Казанда Токиодан күбрәк. Сезнең кибетләрдә сатучылар елмаймый, бездә гел елмаеп торалар. Казан автобусларында акчаны кондукторлар җыя, бездә - автомат. Сездә урамда эчемлекләр сату автоматлары юк, бездә алар бик күп, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Япония кунагы.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары хезмәт буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабыннан җиңү белән кайттылар
Хезмәт (технологияләр) буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды.
Татарстан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Саранскта рус теленнән олимпиаданың йомгаклау этабына йомгак ясалды.
Биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерларның исемнәре билгеле булды
Олимпиада Екатеринбургта 4 апрельдән 10 апрельгә кадәр узды һәм үз эченә теоретик һәм практик турларны алды.
Тиздән барлык Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак
20 апрельдән 20 майга кадәр илебез мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз