Зәй районының Сәвәләй мәктәбенең «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле үзәге яңа уку җиһазлары белән тәэмин ителгән, алар арасында VR-күзлек тә бар. Барысын да «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарганнар, ул укучыларга заманча цифрлы җиһазлар ярдәмендә белем алырга һәм үз күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирә.
Виртуаль чынбарлык күзлеге - ул укучыны яңа мәгълүмат үзләштерергә һәм укучыны кызыксыну белән "җылытырга" сәләтле кызыклы һәм заманча инструмент.
5-9 сыйныф укучылары «3D-модельләштерү» түгәрәгендә виртуаль чынбарлык өчен җиһазлар белән эшләү күнекмәләре алалар һәм виртуаль уенда үз көчләрен сынап карыйлар.