16-19 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институтында “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” дигән II халыкара фәнни-гамәли форум узачак. Анда барлыгы 500 ләп кеше катнашыр дип көтелә.
Быелгы җыенда телләрне генә түгел, сәнгатьне үстерү турында да сөйләшмәкче булалар. Форум кысаларында берничә халыкара һәм бөтенроссия күләмендә конференция, олимпиадалар үткәрү күздә тотыла. Студентлар өчен “Әдәби тәрҗемә: тел мәсьәләләре” дигән конференция оештырылачак.
“Татарларга тылмач кирәк” дип аталган һәм русча сөйләшүче студентлар өчен татар теленнән олимпиадалар уздырылачак. 17 октябрьдә Туган телләрне, әдәбиятларны саклау һәм үстерүнең мөһим проблемалары һәм перспективаларына багышланган “түгәрәк өстәл“ утырышы була. КФУның филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, форумга багышланган чарада телләрне үстерү, аларны саклау проблемалары турында сөйләшәчәкләр. Соңгы вакытта “Россия халыклары телләре” Законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты да күпләрдә канәгатьсезлек уятты. Бу хакта да сүз булыр. Күптән түгел “2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы” эшләнде.
Әлеге һәм татар теле буенча дәреслекләр әзерләү, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган телдә белем һәм тәрбия бирү шулай ук башка темалар да читтә калмаячак.
– Гыйнвар аеннан “Ана теле” проектының барлык дәрәҗәләре дә эшли башлаячак. Башта 10 мең кеше теркәлгән иде, алар арасында тиешенчә шөгыльләнмәүчеләр дә булды. Андыйлар төшереп калдырылды, алар урынына яңалары теркәлде. КФУ базасында телгә он-лайн рәвештә өйрәтү буенча да мөмкинлекләр тудырылачак. Бу дәресләрне безнең галимнәр алып барачак. Ике ел татар теленә өйрәтү курслары оештырдык. Анда 1,5 мең кеше белем алды, – диде Рәдиф әфәнде журналистларга.
Яңа елдан телләргә кагылышлы “Полинингваль мәктәп-интернатлар челтәре”, “Ашыгыч лингвистик ярдәм”, “К.Насыйри институты”, “Мигрантларны рус теленә өйрәтү” кебек проектлар тормышка ашырыла башлаячак.