Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Быел укучылары наркотикларга кагылышлы законнарны бозган һәм шуның белән үзләре белем алган уку йортларына тап төшергән мәктәпләр исемлеген китерелде
2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
Быел I яртыеелыкта Татарстанда 71166 укучы һәм хәрби хезмәткә китүче яшьләр арасында уздырылган наркологик тикшерүләр нәтиҗәсендә, 37сенең наркотик кулланганлыгы ачыкланган: 6сы – мәктәп укучысы, 7се – башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесенеке, 1се – югары уку йорты студенты, 23е– мундир кияргә җыенган егет.
Быел укучылары наркотикларга кагылышлы законнарны бозган һәм шуның белән үзләре белем алган уку йортларына тап төшергән Казан мәктәпләре: Мәскәү районындагы 13 нче мәктәп (4 очрак) һәм 99 нчы мәктәп; Киров районындагы 7 нче мәктәп (3 очрак) һәм 57 нче мәктәп, Вахитов районындагы 12 нче мәктәп һәм 96 нчы гимназия, Совет районындагы 24 нче мәктәп, Яңа Савин районындагы 165 нче мәктәп, Идел буе районындагы 127 нче мәктәп һәм 40 нчы гимназия; Чаллы мәктәпләре: 50 нче мәктәп (2 очрак), 40 нчы, 60 нчы, 65 нче мәктәпләр; Алабуганың 1 нче гимназиясе, 3 нче, 6 нчы, 10 нчы мәктәпләре; Әлмәтнең 1 нче мәктәбе; Зәйнең 2 нче мәктәбе; Яшел Үзәннең 3 нче һәм 10 нчы гимназияләре; Теләче районының Үзәк мәктәбе; Чистай районының 5 нче мәктәбе (2 очрак).
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан муниципалитетлары белән берлектә видеоконференция режимында барган ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов рәислегендәге ТРның антинаркотик комиссиясе белән балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең уртак утырышында шундый белешмәләр китерде. Бу юнәлештә мәгариф учреждениеләрендә уздырыла торган профилактик чаралар, ведомствоара проектлар турында турында сөйләде, “Путь к успеху” программасын гамәлгә ашырганда Әтнә районы мәктәпләренең берсен, узган уку елында сыйфади күрсәткечләре начарайды һәм бу наркотикларга каршы юнәлдерелгән эш турында хәбәрдарлы балалар санына да, аларның киләчәкләре турында сүз алып барган ата-аналар санына да кагыла, ул мәктәп абсолют антилидер, дип атады.
Мондый расламага Ю.Камалтынов, республика мәктәпләрендә профилактик эш алып бару ни рәвешле анализлана, дип сорады. Министр урынбасарының, урыннардан хисап җибәрәләр, диюенә канәгатьсезлек күрсәтеп, аның объективлыгына шик белдерде, кемдер килеп лекция укып китүе дә эшләгән эш санала андый хисапларда, диде. Сез атаган Әтнә районында наркологик хисапта ничә үсмер тора, минем белешмәләр буенча, - бер дә юк, ә менә узган ел нәтиҗәләре буенча 17 укучысы наркологик хисапка куелган Лениногорскины сезнең урында мин антилидер дип атар идем, диде киная белән. Сез анда тау-тау кәгазь җыясыз, хисап таләп итәсез, ә профилактика эше белән конкрет шөгыльләнергә кирәк, чынлыкта проблема булган урыннарга игътибар бирү таләп ителә, диде Ю.Камалтынов хәзерге вакытта Татарстанда балигълык яшенә җитмәгән 177 татарстанлы наркотик һәм психотроп матдә кулланучы буларак наркологик күзәтүдә торуына янә басым ясап.
Светлана Гыйниятуллинаның докладыннан тагын шул беленде: наркотик куллануны ачыклауга корылган тестлар, беренче чиратта, активистлар, докладчы сүзләре белән әйткәндә, “йолдызчыклар” арасында уздырыла, уку йортлары алдан әзерләнеп тора. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев бу хәлгә, мәгълүмат алдан бирелгәч, тест уздырудан ни мәгънә, дәүләтнең шушы процедураларга биргән акчасын суга салу гына лабаса, дип эш оештырылышының нәтиҗәлелегенә шик белдерде, уку йортлары җитәкчеләре эшчәнлеге бу мәсьәләдә статистиканы матурлау юнәлешендә түгел, ә, киресенчә, укучылары арасында кайсылары наркотиклар, психитроп матдәләр белән шаяруын күбрәк фаш итүдәге уңышы белән мактала торган булсын, дип тәкъдим кертте.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары хезмәт буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабыннан җиңү белән кайттылар
Хезмәт (технологияләр) буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды.
Татарстан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Саранскта рус теленнән олимпиаданың йомгаклау этабына йомгак ясалды.
Биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерларның исемнәре билгеле булды
Олимпиада Екатеринбургта 4 апрельдән 10 апрельгә кадәр узды һәм үз эченә теоретик һәм практик турларны алды.
Тиздән барлык Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак
20 апрельдән 20 майга кадәр илебез мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз