ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ютазы районының «Дубравушка» балаларны савыктыру лагеренда булды.
Әлеге үзәк 1957 елдан бирле эшли. Соңгы ике елда объектта реконструкция үткәрелде.
Лагерь территориясендә өч корпус бар. Рөстәм Миңнеханов йокы һәм уен бүлмәләре , медпункт һәм ашханә ничек төзекләндерелгәнен карады. Шунда ук универсаль тренажерлар белән спорт мәйданчыгы, волейбол һәм футбол кыры җиһазландырылган. Көн саен каникуллар вакытында лагерь 95 балага хезмәт күрсәтә ала.
Шулай ук республика җитәкчесе балалар белән аралашты.