Яр Чаллыда «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәге эшли башлаячак

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Яр Чаллы политехник көллияте базасында сентябрьдән «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәге ачыла. Көллият программаларны гамәлгә ашыра башлау өчен әзерлек эшләре алып бара. Шулай итеп, 20 млн сумнан артык күләмдә җиһазлар сатып алу каралган һәм ул инде төгәлләнеп килә. Укучылар өчен уку курсларының эш программалары эшләнгән. Инде үзәкнең штат расписаниесе әзер, программаларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча эш алып барыла. Шулай ук Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсе белән укучыларны җәлеп итү үзәге программаларын тәкъдир итүне оештыру буенча да хезмәттәшлек алып барыла.

«IT-куб» балаларга цифрлы белем бирү үзәкләре «Мәгариф» илкүләм проектын «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында гомуми, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары базасында төзелә һәм эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International