« IT-куб Алабуга» цифрлы белем бирү үзәгендә балалар өчен җәйге сменалар уздырыла

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

«Алабуга» предприятиесе базасында «Мәгариф» илкүләм проектының «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында «IT-куб Алабуга» балалар цифрлы белем бирү үзәге төзелде һәм эшли. Үзәкнең максаты - белем алучыларның актуаль һәм кирәкле белемнәрен, күнекмәләрен һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә, шул исәптән мәгариф инфраструктурасын булдыру исәбенә, тизләтелгән үзләштерүен тәэмин итә торган мохит тудыру.

Үзәктә өстәмә белем бирү кысаларында 7-17 яшьлекләр кибергигиена һәм мәгълүматлар белән эшләү, мобиль эшләнмәләр, системалы администрирование, роботларны программалаштыру, VR/AR кушымталар эшләү һәм Python да программалаштыру кебек юнәлешләр буенча белем ала.

Июньдә «Алабуга» IT-Куба базасында уникаль IT-интенсив узды. 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар виртуаль һәм өстәмә чынбарлык дөньясына чумып , үзләренең беренче роботларын төзегәннәр, программалаштыру нигезләрен үзләштергәннәр, үзләренең мобиль кушымталарын эшләтеп җибәргәннәр, мавыктыргыч һәм динамик мастер-классларда үз осталыкларын күрсәткәннәр.

«IT-куб Алабуга» балалар өчен цифрлы белем бирү эше турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә урнаштырылган: https://vk.com/public220987848ysclid=lzih7497f8195294785

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International