Атна дәвамында М.В. Ломоносов исемендәге МДУ университет гимназиясе базасында узган СИБУР җәйге проект мәктәбендә катнашучылар өчен кызыклы белем бирү һәм күңел ачу программасы әзерләнде. Тубән Камадан килүчеләр МДУ дагы җәйге прокачкага эләккән бәхетле кешеләр арасында иң күбе иде.
Мәскәүгә яңа белемнәр алу өчен Сободный, Тобольск, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән 30 бала китте. 8 һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен сайлап алу катгый була: СИБУРның җәйге проект мәктәбенә эләгү өчен, компаниянең белем бирү программаларында актив катнашып, профильле фәннәр буенча аерылып торырга кирәк, мәсәлән, химия буенча олимпиадада җиңәргә. Түбән Камадан 7 укучы катнашты.
Җәйге проект мәктәбе 23 июльдән 30 июльгә кадәр барды, балалар проект эшчәнлеге һәм команда эше күнекмәләрен алдылар. Укучыларны «физика», «химия», «программалаштыру» юнәлешләре буенча өч төркемгә бүлделәр.