Татарстанда тагын бер елга «ТРда талантлар белән стратегик идарә итү» программасын озайттылар.Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Элегрәк сәләтле балалар һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү һәм аларны үстерү, Татарстан Республикасының инновацион үсеше мәнфәгатьләрендә тиешле системаны камилләштерү, 2026 елга кадәр гамәлдә булачак, дип планлаштырылган иде. Әмма үзгәрешләрне исәпкә алып, аны гамәлгә ашыру срогы 2027 елга кадәр озайтылды.
Моннан тыш, дәүләт программасын финанслау күләмнәре үзгәртелде. 300 млн сумнан ул 400 млн сумга кадәр артты - өстәмә акчалар 2027 елда чараларны тормышка ашыруга юнәлдереләчәк.