12 нче мәктәпнең технология укытучысы Ольга Асафьева һәм инглиз теле укытучысы Ләйсән Гарипова мәктәп ишегалдында оялары янында 2 ләкләк композициясе ясаганнар.
Композиция кул астындагы материаллардан эшләнгән: картон, синтепон, капчыклар. Хәтта оя өчен ботаклар да мәктәп территориясеннән алынган. Композицияне өч көн эчендә эшләгәннәр.
Быел Россиядә Гаилә елы . Шунысы үзенчәлекле,ләкләк оясында өч йомырка ята, бу күп балалы гаиләне аңлата.
Комсомол районы администрациясе мәктәп ишегалдын бизәгән өчен укытучыларга һәм мәктәп директоры Илүсә Яруллинага ихлас рәхмәтен белдерә.