Татарстан Республикасы территориясендә «Мәдәният» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасы актив гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 июленә Татарстан Республикасында «Пушкин картасы»н «Мәдәният дәүләт хезмәте» мобиль кушымтасында чыгарган 286 919 граждан - потенциаль катнашучылар гомуми санының 79,41 %ын тәшкил итә (барлыгы 361 292 кеше).
2024 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Мәскәү (902 мең катнашучы), Санкт-Петербург (549 мең катнашучы) һәм Краснодар краеннан (302 мең катнашучы)кала , катнашучылар өлеше буенча 4 урында.
2024 елның 6 аенда Татарстан Республикасы оешмалар тарафыннан гомуми суммасы 236,8 млн сумлык 624 меңнән артык билет сатылган.
Программада 14 яшьтән 22 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала.
«Пушкин картасы» программасы театрларга, музейларга, филармониягә, кинотеатрларга билетлар сатып алуны күздә тота. 2024 елда Пушкин картасы номиналы 5000 сум тәшкил итә.