«Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-мәгариф проекты активистлары Россия көненә багышланган «Туган ил турында җырлар» Бөтенроссия флешмобында җиңделәр. Җиңүчеләр арасында «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» проекты активистларының берсе Тимур Рысаев билгеләнде, ул Бөтенроссия флешмобында Татарстан Республикасы мәдәни командасын тәкъдим итте.
Россиянең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсенә багышланган Бөтенроссия флешмобында илебезнең барлык почмакларыннан 33 меңнән артык укучы катнашты .
Балаларга Россия турында җырлар башкарырга тәкъдим ителде. Җиңүчеләрнең эшләре бер ай дәвамында " Культурадляшкольников.РФ» порталында "Ты в КДШ" бүлегендә бастырылачак.