Ташламалы транспорт картасын махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары 766,7 мең тапкыр кулланган

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

ТР башкаласында махсус операциядә катнашучыларның балалары ташламалы транспорт картасы буенча 766,7 мең тапкыр сәфәр кылган. Барлыгы 2022 елның октябреннән җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен 3564 карта бирелгән. Моннан тыш, шәһәр мәктәпләрендә 3 меңгә якын укучы ике тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителгән. 1568 баланың ата-анасы мәктәпкәчә тәрбия һәм карау өчен түләүдән азат ителгән.

Казанның мәдәни һәм спорт объектларында бушлай йөрү өчен 5634 «Батыр» картасы бирелгән. Шәһәрнең социаль сәясәт идарәсендә аныклаганча, аның буенча 63,5 мең билет алынган (бер өлкәне һәм балалар өчен).

Бирелә торган ташламаларның тулы исемлеге белән махсус бүлектә танышырга мөмкин.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International