Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә «Күңелле стартлар» уеннары узды

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

«Кызыклы каникуллар планетасы» җәйге лагере программасын гамәлгә ашыру кысаларында Н.А.Галләмов исемендәге махсус гомуми белем бирү мәктәбендә «Күңелле стартлар» уеннары узды. Мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен эстафета ярышлары 12 этаптан тора: йөгерү, сикерү, үрмәләү, көч һәм җитезлек, чыдамлыкка күнегүләр физик сыйфатларны үстерүгә ярдәм итә, тәрбияви әһәмияткә ия.

Әлеге чара балаларны «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга әзерләү кысаларында үткәрелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International