Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт - безнең приоритетта»

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов XIII Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырылучы сменасы - Алдынгылар Биләр Форумда (Первые/ Forward) булды.

Республикабыз Рәисе Алдынгылар Биләр Форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм сәлкешләргә мөрәҗәгать итте:

«Сезнең кебек кызлар-егетләр булганда Татарстанның, илебезнең киләчәге уңай булыр. Республикабызда күп проектлар гамәлгә ашырыла, Сәләт – безнең приоритетта. Без нәкъ менә сезгә таянабыз. Сәләткә теләгем – киңәергә!»

Смена Биләрдә, 5 августтан башлап, 9 августка кадәр уза. Ул укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Уку-укыту программасы хәрәкәтнең 12 юнәлеше: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм буенча башкарыла. Аерым игътибар хәрәкәтнең махсус Татарстанда гына булган юнәлеше – «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр»гә багышлана. Алдынгылар Биләр Форум (Первые/ Forward) сменасында 800 бала катнаша.

«Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча оештырылды. Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» 2023 елның гыйнварында актив эшчәнлеген башлады. «Алдынгылар хәрәкәте»нең төп юнәлешләре булып балалар һәм яшьләрнең кыйммәтләрен формалаштыру, аларның бергәләп иҗат итү юлы белән үз-үзләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, яшьләр хәрәкәтләре эшчәнлегенә яңа аудитория җәлеп итү тора.

«Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучыларның күбесе «Сәләт» проектларында катнашу тәҗрибәсенә ия. Алар проектларның асылын аңлыйлар. «Алдынгылар хәрәкәте», гомумроссия хәрәкәте буларак, «Сәләт» берләшмәсенә төрле мөмкинлекләр бирә. «Сәләт» билгеле бер кыйммәтләр нигезендә үсә.

Быел «Сәләт» 30 еллыгын билгеләп үтә. Казан дәүләт университетының энтузиаст-укытучылары инициативасы белән 1994 елда Арчада (Татарстан) 65 бала катнашында беренче укыту-сәламәтләндерү лагереннән башланган «Сәләт» хәрәкәте, Татарстан Республикасының 25 меңнән артык сәләтле балаларны һәм яшьләрне, Россия Федерациясенең уннан артык төбәген, шулай ук чит илләрне үз проектларына җәлеп итүче социаль-педагогик комплекска кадәр утыз еллык үсеш юлы үтте.

Бүгенге көндә «Сәләт» - экосистема исеменә лаек берләшмә. Бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белдерде. Ул «Сәләт»нең үсеш юлы, аланнары, проектлары турында сөйләде, экосистеманың төп кыйммәте – сәлкешләр булуын ассызыклады.

Искәртеп узыйк, Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы 24 июньнән 9 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә уза. Ул Россиянең балалар өчен эшләнгән иң зур палаткалы лагере булып тора.

Форум вакытында төрле юнәлешләргә багышланган алты смена: Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior Skills), Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts), Сәләт Биләр Форум (Selet/Сәләт), Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии/Information Technologies), Медиа Биләр Форум (Медиа/Media) һәм Алдынгылар Биләр Форум (Первые/Forward) уза.

«Сәләт» форумы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы төбәгебезнең йөзе булган проектларның берсе.

Быел «Сәләт» форумнары Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 14000 баланы һәм Россия төбәкләреннән килгән ватандашларны берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International