КФУ студентын күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләделәр

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге химия институты өченче курс студенты Илья Анисимовкеа «РЖД» ААҖ һәм «ФПК» АҖ җитәкчелеге күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт белдерде.

Ул 29 июльдә Волгоград өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән "Казан - Адлер" поездының 9 вагонында озатучы булып эшләгән.

Ул көнне урамда эссе иде, дип искә төшерә Илья. Пассажирларны ауган вагоннардан чыгарга булышып, куркынычсыз арага илтә, аларга су, шулай ук кешеләр кыздырган кояштан ышыклансын өчен җәймәләр тарата.

КФУның "Магеллан" студентлар отряды студенты Илья Анисимов бу гамәлләрендә героик берни дә юк , мин бары үз эшемне генә башкардым ди.

КФУда И. Анисимов «Фундаменталь һәм гамәли химия» әзерләү юнәлешендә укый.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International