Балалар һәм яшүсмерләрне «Апуш» театр студиясенең яңа төркеменә җыю башланды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында “Апуш” татар балалар театр студиясе яңа төркемгә туплау эшен ача. Тыңлау нәтиҗәләре буенча жюри 35-40 баланы сайлап алачак.

28 августта узачак кастингта кандидатларга җыр яки бию башкара, шигырь укыячаклар. Шулай ук, жюри әгъзалары биргән өстәмә биремнәрне дә үтәргә туры киләчәк.

Балаларның талантларын “Апуш” студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, сәхнә хәрәкәте буенча педагог Миләүшә Гыйльметдинова һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актрисасы Гүзәл Шакирова бәяләячәк.

Катнашуга 9-15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. Кастинг алдыннан (25 августка кадәр) анкета тутырырга кирәк.

Сайлап алу этабы 12:00 дән 18:00 гә кадәр Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында узачак. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча белергә була: (919)640-73-07 (студиянең сәнгать җитәкчесе Сөмбел Җәләева), 7(953)403-00-34 (администратор Гүзәл Хәйретдинова).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International