«Чехов көзе» Халыкара фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Фестиваль РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Кырым Республикасы Язучылар берлеге” региональ иҗтимагый оешмасы инициативасы белән, яшьләрнең мәдәни традицияләрен саклау, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла. Анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия һәм чит ил гражданнары: югары уку йортлары студентлары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырыла.
Әдәби фестиваль төрле форматларда уза, ул конкурсларны, иҗади очрашуларны, остазлар - танылган әдәбиятчылар һәм тарихчылар белән мастер-классларны, онлайн конференцияне үз эченә ала.
30 августта 14:00 сәгатьтә иҗади яшьләр, көллият һәм институт укучыларын “Великий Чехов как авангард Русского Мира “ видеоконференциясендә катнашырга чакыралар. Трансляциягә фестивальнең рәсми сайтында кушылырга мөмкин.