А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 42 кешене беренче курска кабул итте

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Университетның кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Ринат Шакирҗанов билгеләп үткәнчә, кабул итүнең төп этабында 1700дән артык беренче курс студенты арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 42 студент бар. Шуларның уналтысы - керү сынауларын үткәрмичә генә студент булды.

Әлеге контингент арасында иң популяры югары уку йортының компьютер технологияләре һәм мәгълүматны яклау институты һәм Авиация институты, җир өсте транспорты һәм энергетикасы институты булган.

Хәзерге вакытта, беренче курс студентларын исәпкә алып, КНИТУ-КАИда махсус операциядә катнашучылар гаиләсеннән йөздән артык бала белем ала.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International