Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңгән яки призер булган Казан укучылыры шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең исемле премияләрен алачак. Түләү күләме 40 мең сумга җитә. Тиешле карар муниципаль хокукый актларның интернет челтәре басмасында басылып чыкты.
Документ нигезендә, премияне призер һәм җиңүче булган мәктәп укучылары алырга мөмкин:
8 нче сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасы (24 Бөтенроссия олимпиадасы) - 5 мең сум;
геология, Татарстан тарихы буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы - 5 мең сум;
7-11 сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасы (татар теле һәм әдәбияты, туган тел мәктәпләрендә укучылар өчен рус теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре) - 20 мең сум;
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабын җиңүчеләр - 20 мең сум;
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары өчен 30 мең сум һәм җиңүчеләре өчен 40 мең сум.
Укучыларга 15 августка кадәр үз уку йортына берничә документ тапшырырга кирәк. Тулы исемлек белән кушымтада танышырга мөмкин. Түләүләр исемлеге 1 сентябрьгә кадәр расланачак.