Түбән Камада балалар бакчасы ачылачак, анда рус традицияләрен һәм мәдәниятен өйрәнәчәкләр

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың 43 нче балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелә.

Инде хәзер үк якты, матур фасад урамнан игътибарны үзенә җәлеп итә. Мәктәпкәчә учреждение 1980 елда ачылган, шул вакыт эчендә анда беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хәзер бу балалар бакчасының концепциясе «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында рус традицияләрен һәм мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдереләчәк.

Бакчада психологның аерым кабинеты, спорт һәм музыка заллары булачак.

Бакча рус традицияләрен һәм мәдәниятен өйрәнү урынына әверелгәч, монда еш кына милли мәдәни очрашулар булачак. Балалар өчен кызыклы түгәрәкләр эшләячәк.

Бинаны капиталь төзекләндерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 84 млн сумнан артык акча бүленгән. Яңартылган балалар бакчасы ачу 1 сентябрьгә планлаштырыла.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International