Балтач муниципаль районының 4 мәктәбенд 1 сентябрьдә "Үсеш нокталары" үзәкләре ачылачак. "Үсеш нокталары" мәгариф процессында укытучылар өчен зур таяныч булачак.
Бу "Үсеш ноктасы" табигый фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәкләре. Аларны төзү өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 4,4 млн сум акча бүленгән.
Хәзерге вакытта төзелеш эшләре бара. Сыйныфлар әзерләнә, дәреслекләр, җиһазлар һәм кирәкле материаллар сатып алына.
Проект табигый фәннәр: физика, химия, биология буенча белем бирү сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
"Үсеш ноктасы" үзәкләре "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты буенча төзелә.