Әлмәт политехника техникумы базасында «IT-куб» балаларга цифрлы белем
бирү үзәге 2020 елда «Мәгариф» илкүләм проектының «Санлы белем бирү
мохите» федераль проекты кысаларында төзелгән.
2020 елдан башлап «IT-куб» үзәгендә 2200 дән артык бала белем алган
«IT-куб» үзәге эшчәнлеген 8 -17 яәьтәге балалар белән алып бара. Ел саен җәйге чорда үзәк базасында балалар өчен белем интенсивы уздырыла. 2024 елның июнендә 65 укучы Scratch һәм Python телләрендә программалаштыру нигезләрен өйрәнү, БПЛА лабораториясендә робототехника нигезләре һәм 3D-модельләштерү буенча укулар узды.
1 августтан «IT-куб»та 2024-2025 уку елына укулар старт алды.
Цифрлы белем бирү үзәгенең максаты һәм бурычы - өстәмә
белем бирү программаларын гамәлгә ашыру, заманча цифрлы технологияләр
һәм информатика тематикасы буенча чаралар үткәрү, цифрлы грамоталылык
һәм цифрлы иминлек буенча агарту эшләрен тәэмин итү.