Көектәге лицейның өстәмә корпусы " Орлята Алгоритма " дип аталачак

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Көек авылында лицейның өстәмә корпусы «Орлята Алгоритма» дип аталачак. Монда башлангыч мәктәп укучылары укыячак.

Муниципаль берәмлек нең “Татар-информ”га хәбәр итүләренчә, лицейның өстәмә корпусы 25 уку кабинетын, зур экраны, гримёркасы булган “Ритм Алгоритм” интерактив залын, шулай ук эксперименталь зоналары булган танып белү рекреация-музейларын үз эченә ала.

Объект 1 сентябрьгә ачылачак. Мәктәп учреждениесе «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелә. Финанслау күләме 519 млн сум.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International