Ятим балалар өчен Татарстанда 143 млн сумга 53 бина сатып алачаклар

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Ятим балалар өчен Татарстанның җиде районында һәм ике шәһәрендә 53 фатир сатып алачаклар. Моңа республика бюджетыннан 143 млн сумнан артык акча бүленгән, диелә дәүләт сатып алулары порталында.

Иң күп торак Яр Чаллыда- 44, ике - Теләче районында. Берәр фатир Алексеевск, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә районнарында һәм Казанда сатып алу планлаштырыла.

Социаль наем шартнамәсе буенча бирелә торган биналарның торак мәйданы билгеләнгән нормалар буенча кимендә 24 квадрат метр, түшәмнәрнең биеклеге - 2,5 м булырга тиеш.

Контрактны үтәү срогы - 2024 елның 31 декабренә кадәр.

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International