Татарстанның 793 балалар лагеренда санитар нормаларны бозу ачыклагаган

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстанның 1206 балалар лагеренда санитария законнарын бозу ачыкланган. Сүз мәҗбүри лаборатор контроль булган оешмалар турында бара, дип ачыклык керттеләр республика буенча Роспотребнадзор идарәсендә.

Белгечләр 9 меңнән артык азык-төлек, төрле күрсәткечләр буенча әзерләнгән су пробасын тикшерделәр, шулай ук микроклимат күрсәткечләрен үлчәделәр. Кагыйдә бозуларны ачыклаган оешмалар җитәкчеләре җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр алды.

Шулай ук, сәламәтләндерү оешмаларында 50 азык-төлек белән тәэмин итүче һәм 19 туклану операторына карата да тикшерүләр үткәрелгән.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, ике ай эчендә төрле типтагы 1183 республика лагеренда 57 меңнән артык бала ял иткән. Тагын 4864 бала илнең диңгез яр буйларындагы лагерьларда булды.

Хәзерге вакытта 19 меңнән артык бала җәйге каникулларны 110 шәһәр яны, 15 палаткалы һәм 11 лагерьда үткәрә. Ведомство балаларның туклануын оештыруны, аерым алганда, китерелгән азык-төлекнең сыйфатын мониторинглауны дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International