Урта һөнәри белем бирү оешмалары (СПО) студентларының дүрттән өче диярлек белгечлеге буенча эшләргә планлаштыра

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һөнәри белем бирүне үстерү институты көллиятләрдә укучы 97 меңгә якын студенттан сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, студентларның урта һөнәри белем системасын (СПО) сайлауның төп сәбәпләр арасында - белгечлеккә ихтыяҗ, үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлеге, югары хезмәт хакы.

Тикшерү барышында көллият һәм белгечлекләр буенча студентлары тарафыннан сайлау тәҗрибәсе, мотивлар һәм факторлар, шулай ук алга таба һөнәри үсеш планнары анализланды.

Сораштырудан күренгәнчә, студентларның 73,8%ы нәкъ менә үз белгечлекләре буенча эшләргә планлаштыра.

Сораштыруда катнашучыларның 84,8%ы мәктәптә яхшы укуларын билгеләп үттеләр. Сорштырылучыларның 87% ы мәктәптә укыганда ук өстәмә белем алган, түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөргән. Студентларның яртысы уку йортын мәктәптә укуыганда ук сайлаган.

Студент белем ала торган көллиятнең төп өстенлекләре турында берничә җавап сайлау мөмкинлеген күздә тоткан. Иң популяр булып "педагоглар һәм студентлар белән аралашу уңайлылыгы" (58%), "эшкә урнаштыруда кызыклы практика булу һәм ярдәм" (50%), "педагогик состав" (44,3%) .

Шулай итеп, сораштырылучыларның 62,9% ы, көллиятне тәмамлагач , кая эшкә барачакларын уйлаганнар.

Студентларның шактый өлеше инде хәзерүк эшли (55%). Күпчелек очракта бу "Профессионалитет" программалары буенча белем алучы студентлар.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International