Физкультурачы көнен бәйрәм итү алдыннан «Казан» гаилә үзәге янында триатлон балалар лигасының республика ярышлары, шулай ук триатлон буенча шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге узды. 30 бала төрле яшь категориясендә җиңүче һәм призерлар булды.
Ярышларда 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь спортчылар йөзү һәм йөгерү буенча ике дистанция үтәделәр. Ярышларга барлыгы 250дән артык бала гариза биргән, триатлон балалар лигасы өчен ярышлар сигез этаптан дүртенчесе иде.
Бүләкләрне Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов тапшырды. "Без триатлон белән кызыксынуның елдан-ел арта баруын күрәбез. Бу гаҗәп түгел, чөнки дисциплина үзе балаларның гармонияле үсешенә яхшы йогынты ясый, ә Балалар лигасы тренеры тренировканы күңелле уенга әверелдереп, кызыксындыра белә ", - диде ул.