ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәүдә катнашты

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

10 августта “УРАМ” яшьләр экстрим-паркы территориясендә Бөтенроссия физкультура-спорт көне кысаларында республиканың дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча чара узды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин җитәкчелегендә 6 дәүләт граждан хезмәткәре катнашты:

Айрат Әхмәдишин - мәгариф объектларын капиталь төзүне һәм ремонтлауны техник күзәтү бүлеге башлыгы;

Лариса Габитова - балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече;

Дилия Шәрифуллина - халыкара белем бирү программалары һәм проектлар бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

Станислав Федотов - оештыру бүлегенең әйдәүче консультанты;

Лев Мартынов - мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлегенең 1 нче разрядлы белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International