Казанда 1,6 меңнән артык укучысы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе ярдәмендә портфельләр һәм канцтоварлар алачак

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов әйтте.

Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, акция Татарстанда 17 ел дәвамында ел саен уздырыла һәм елдан-ел масштабы арта бара. «Казанлылар инициативасы белән соңгы өч елда 3,6 меңнән артык бала ярдәм алды», - дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе баланы яңа уку елына әзерләүдә өстәмә ярдәм кирәк булган гаиләләргә булышуны максат итеп куя. Мәсәлән, балалар мәктәп портфеле һәм канцелярия товарларыннан торган комплектларны түләүсез алачак. Бүләкләрне 21 августтан 23 августка кадәр тапшырачаклар. Чаралар «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәни үзәкләре, Ленин исемендәге мәдәният йорты һәм «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге базасында оештырыла.

Быел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе шәһәрдә 1 августта старт алды. Иганәчеләр предприятие һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International