Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИда тугыз фән буенча уртача баллны арттырганнар

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Быел БДИ (ЕГЭ) 5 мең 578 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, ә БДИны (ОГЭ) - 13 мең 726 укучы. Узган ел белән чагыштырганда, унберенче сыйныф укучылары тугыз фән буенча уртача баллны яхшырта алган, шул ук вакытта быел йөз балл җыючылар 159 укучы булган. ОГЭ нәтиҗәләре буенча 1063 тугызынчы сыйныф укучысы бик яхшы билгесе белән аттестатлар алган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

940 дән артык укучы БДИны бер предмет буенча яңадан бирү мөмкинлегеннән файдаланган.

11 нче сыйныф укучылары аттестатны алу өчен, мәҗбүри ике предмет тапшыралар - рус теле һәм база яки профильле дәрәҗәдәге математика. Рус теле буенча БДИның уртача баллы быел 67,1 балл тәшкил итте - узган ел белән чагыштырганда ул дүрт баллга кимрәк булган. 13 укучы предмет буенча минималь бусаганы үтә алмаган.

Профильле дәрәҗәдәге математика буенча уртача балл узган ел белән чагыштырганда җиде баллга арткан һәм 70,5 балл тәшкил иткән. Бары тик өч укучы гына минималь биремнәрне үти алмаган. Мәҗбүри фәннәр буенча минималь бусаганы үтмәгән укучылар өстәмә көзге чорда имтихан бирә алачак.

Ирек Ризванов БДИ нәтиҗәләре динамикасы Россиядәге уртача күрсәткечләр белән туры килүен хәбәр итте. Казан чыгарылыш укучылары профильле математика, биология, химия, физика, инглиз, француз һәм немец телләре, тарих, әдәбият буенча урта баллны яхшырта алганнар. Шул ук вакытта БДИ бирү өчен җәмгыять белеме, физика, биология һәм химия сайлап алу буенча иң кирәкле предметлар булды.

Быелгы имтихан кампаниясенең үзенчәлеге - өстәмә чорда бер предметтан имтихан бирү мөмкинлеге .

Алдагы ел белән чагыштырганда йөз балл җыючылар саны 70 кешегә арткан. Йөз баллы нәтиҗәләрнең иң күп өлешен Казан укучылары әдәбият (43 кеше), рус теле (25 кеше), математика (26 кеше), химия (25 кеше) буенча күрсәттеләр. Шулай ук бер укучы туган тел буенча иң югары балл җыйды.

Быел “Укуда махсус уңышлар өчен” медален 1241 укучыга тапшырдылар. Беренче дәрәҗәдәге бүләккә 659 кеше лаек булса, икенче дәрәҗәгә 582 кеше лаек булган.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International