Бердәм дәүләт имтиханының өстәмә чоры 2024 елның сентябрендә уздырыла

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Өстәмә (сентябрь) чорда рус теле һәм математика буенча база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үткәреләчәк, алар бу фәннәр буенча минималь бусаганы үтә алмаганнар һәм урта гомуми белем турында аттестат алмаучылар. Хәзерге вакытта гомуми белем бирү оешмаларында БДИда катнашуга гаризалар кабул итү оештырылды.

БДИ үткәрү пунктларын Казанда һәм Чаллыда ачу планлаштырыла.

Имтиханнар датасы:

4 сентябрь - рус теле,

9 сентябрь - база дәрәҗәдәге математика,

23 сентябрь - рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның резерв көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International