Казанда хәзерге заман мәгарифе проблемалары турында фикер алыштылар

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Экспертлар кадрлар кытлыгы мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.

ТР Иҗтимагый ярдәм штабында “Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерү турында” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина, Татарстан Республикасы Мәгариф институтының инновацион һәм фәнни эшчәнлек буенча проректоры Лариса Шәмсетдинова, Казан уку йортлары хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре катнашты. Очрашуның модераторы булып "Мәрхәмәт - Милосердие" Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева чыгыш ясады.

Очрашу барышында педагогик кадрлар әзерләү һәм укыту процессында заманча технологияләр куллану мәсьәләләре каралды. Шулай ук экспертлар мәгариф хокукларын яклау механизмы турында да фикер алыштылар. Республикада мәгариф системасының кадрлар потенциалын үстерү турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республиканың мәгариф системасында 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 32 меңнән артыгы укытучылар. Педагогларның уртача яше - 48 яшь. 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар өлеше 21% тәшкил итә. Укытучы һөнәрен хатын-кызлар сайлый - 89%, ир-атлар - 11%.

Гүзәл Гатауллина төп проблема итеп педагог кадрлар кытлыгын күрә. Яңа уку елы башына укытучыларга ихтыяҗ 2300 гә якын кеше тәшкил итә. Кагыйдә буларак, мәктәпләр башлангыч сыйныф укытучыларына, математика, рус теле, физика, химия, чит тел укытучыларына мохтаҗ. Казанның, Яр Чаллының, Яшел Үзәннең уку йортларында, шулай ук Лаеш һәм Түбән Кама районнарында кискен кадрлар кризисы күзәтелә.

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балаларны яклау мәсьәләләре буенча балалар омбудсменына килгән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Утырышта шулай ук ТР Мәгариф институтының фәнни эшчәнлек буенча проректоры Лариса Шәмсетдинова, КФУның психология һәм мәгариф институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Шамил Шәймарданов һәм Казанның Киров районындагы 182 нче номерлы политехник лицей директоры Руслан Дуженков чыгыш ясады.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International