«Россия укытучыдефектологы - 2024» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында Россия Федерациясенең 79 субъекты вәкилләре катнашты. «Ел дефектологы» номинациясендә 64 гариза бирелгән, «Ел логопеды» номинациясендә - 65 гариза.
Конкурс материалларын бәяләү йомгаклары буенча федераль этапның читтән торып үтү бүлегендә жюри әгъзалары 20 финалистның исемнәрен ачыкладылар. «Ел дефектологы» номинациясендә финалга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Кама мәктәп-интернатының дефектолог укытучысы Лилия Саттарова узды.
Финал Мәскәүдә октябрь башында узачак.