Татарстан мәгариф оешмалары өчен пилотсыз очкычлар конструкторларын һәм «Аэро» ресурс җыелмаларын сатып ала. Моңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 13 млн сумнан артык акча юнәлдерәчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталында.
Министрлык 150 Ватттан ким двигатель егәрлеге булган 30 БПЛА конструкторын, шул кадәр үк спорт квадрокоптеры конструкторларын, ә "Аэро" ресурс җыелмасын (программалаштырыла торган уку квадрокоптерын) сатып алырга планлаштыра.
Товарлар заказчыга 2024 елның 15 ноябренә кадәр тапшырылырга тиеш. Сатып алу Татарстан һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан финанслана.