Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы Лаеш районының Усад авылында 15 августта “Инноватика” күппрофильле яңа лицейда узачак. Киңәшмәнең төп темасы - «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр». Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, федераль органнар җитәкчеләре, предприятие җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итү органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмгыять вәкилләре һ.б. катнаша.
Лаеш муниципаль районының “Инноватика” күппрофильле лицееның актлар залыннан август педсоветының пленар утырышы 15 августта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында mon.tatarstan.ru турыдан-туры видеотрансляцияләнәчәк.