Казанлылар балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыша ала. Мөрәҗәгатьләр кайнар линиягә 25 августка кадәр кабул ителә.
Сорауларга Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Ярдәм сорап ведомствоның Бердәм консультация үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 7(800)555-49-43 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә). Көн саен 9:00-17:00 (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш), Кулланучылар өчен консультация үзәгенең телефоны: (843)221-90-16.