Рөстәм Миңнеханов БДИда иң югары баллар җыйган укучылар белән очрашты

2024 елның 16 августы, җомга

Очрашу ТР Лаеш районы Усад авылында яңа "Инноватика" күппрофильле лицеенда узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш укучыларын имтиханнардагы югары нәтиҗәләр белән котлады, шулай ук аларның ата-аналарына һәм укытучыларына рәхмәт белдерде. "Сезнең белән очрашуга бик шатмын. Сез зур уңышларга ирештегез. Без сезнең белән бик горурланабыз! Шул ук вакытта сезнең ата-аналарыгыз һәм остазларыгызның мондый югары нәтиҗәләргә ирешүгә саллы өлеш кертүләрен билгеләп үтәргә кирәк», - диде ул.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, аларның кайберләре Мәскәү һәм Петербург югары уку йортларында укуларын дәвам итәчәк. Шул ук вакытта ул Татарстанның сәләтле белгечләрне кире республикага кайтару өчен барысын да эшләячәгенә ышандырды.

Очрашуда ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, югары уку йортлары ректорлары катнашты.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International