ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан янындагы Лаеш районының Усад авылында гы яңа “Инноватика” күппрофильле лицейны карады, анда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсе уза. Лицей 1,5 мең укучыга исәпләнгән, алар 53 укытучы эшләячәк. Ул «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Рөстәм Миңнеханов мәктәп бинасын карады һәм укытуның төп юнәлешләре белән танышты. Бу табигый-фәнни, технологик, гуманитар, универсаль һәм социаль-икътисадый профильләр, инженерлык юнәлеше һәм IT өлкәсе, полилингваль һәм билингваль белем бирү.
Республика җитәкчесенә параллель рәвештә балаларда өстәмә белем алу мөмкинлеге бар, дип сөйләделәр. Сүз архитектура, медиа, мультипликация, робототехника, 3D-модельләштерү, дизайн кебек юнәлешләр турында бара.
Яңа белем бирү учреждениесендә цифрлы лабораторияләр, ЧПУ станоклары булган остаханәләр, кисү һәм тегү студияләре, кулинария классы бар. Спорт белән шөгыльләнү өчен ике спорт залы, футбол кыры, хоккей тартмасы, волейбол һәм баскетбол уйнау өчен урам мәйданчыклары каралган.