ТР Рәисе “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе барышында Усад укучыларына портфельләр тапшырды

2024 елның 16 августы, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Лаеш районы Усад авылында “Инноватика” күппрофильле лицей укучыларына мәктәп портфельләре тапшырды. Партфелне 20 беренче сыйныф укучысы алды. Чара “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе кысаларында узды.

"Бу бик яхшы һәм яхшы традиция. Республикада бу чараны ел саен уздырабыз», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ярдәм Татарстан шефлыгындагы Лисичанск балаларына да күрсәтеләчәк.

Чарада шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан башлап, ТР Рщисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «Бердәм Россия» хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән үткәрелә.

Акция аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International