Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Лаеш районында узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.
Татарстанда 4,5 меңгә якын укучы гаилә укытуында. Иң күбе Казанда, Чаллыда, Түбән Кама, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Алабуга һәм Тукай районнарында, дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.
Ул билгеләп үткәнчә, укытуның мондый формасы закон тарафыннан рөхсәт ителгән һәм аңа күчү - ата-аналарның һәм укучыларның хокукы, ләкин монда берничә сорау бар.
Моннан тыш, Һадиуллин сүзләренчә, мондый мәктәп укучылары аларның яшьтәшләренә караганда азрак социальләшкән.
Министр район башлыкларыннан гаилә белеменә күчүне яки югары сыйныфларда үзлегеңнән белем алуны булдырмау, ата-аналар һәм укучылар арасында аңлату эшләре алып баруны сорады.